Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

«Кыш бабай» салаты

«Кыш бабай» салаты

Ингредиентлар:
-ветчина-200гр,
-тавык ите – 200гр,
- шампиньон гөмбәсе – 200 гр
- кыяр – 2
- сыр – 100гр
Салатны бизәү өчен:
- кызыл борыч – 1 шт,
- помидор — 1 шт,
- кара маслина – 2 шт,
- йомырка – 2шт
Тавык итен пешереп, юка гына озынча итеп турыйбыз. Гөмбәне дә нәкъ шулай турыйбыз, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм суытабыз. Ветчинаны белән кыярны да юка итеп озынчага турыйбыз, сырны вак кыргыч аша кырабыз.
Салатны кыш бабай рәвешендә катлап эшлибез: 1- тавык ите+ майонез,2-гөмбә+ майонез,кыяр + майонез, ветчина + майонез, сыр+ майонез. Рәсемдәгечә бизибез.
Читайте нас