Маяк
-2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кышкы могҗизалар илендә

Кыш килүен hәркем түземсезлек белән көтеп ала. Беренче кар төшә башлау белән бакча хезмәткәрләре, ата-аналар үзләренең хыялларын эшкә жигә башлый.

Иске Куктау балалар бакчасы территориясендә, елдагыча, кардан төрле әкият геройлары урын алды. Быел без аларны чүп капчыкларына кар тутырып эшләдек. Берсеннән - берсе матур, кызыклы сыннар бакчаның уен мәйданын бизәп тора. Ата-аналар көче белән балаларга шуарга тау эшләнде. Биредә кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп күңел ача. Бездә Яна ел бәйрәмнәре дә күңелле үтә. «Кыш бабай остаханәсендә» дигән бәйге игълан ителгән иде. Ата-аналар балалар белән берлектә үзләренең күңел байлыкларын салып, төрле композицияләр эшләде. Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә «Урожай» ширкәте ел да спонсорлык ярдәме күрсәтә. Моның өчен коллектив исеменнән ширкәт җитәкчелегенә, шулай ук ата-аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Рәсимә Фәхрисламова,
иске Куктау балалар бакчасы тәрбиячесе.

Читайте нас