2080 нче Ишкар сайлау участогында иртә белән гимн белән мөһим кампания башлануын хәбәр итте. Биредә исемлектә 439 сайлаучы исәпләнеп, кичке сәгатькә ишкарлыларның 95 проценты лаеклы кандидатка үз тавышын бирде. «ҮзәкМТС» ДУАХП Илеш филиалында склад мөдире булып эшләүче Рәйлә Хәбирова киләчәккә зур өметләр баглап, бюллетеньне иң беренчеләрдән булып алды. «Лаеклы кандидат җиңеп, халыкка тугры хезмәт итәр, дип ышанам», -диде ул. Сайлау участогында тәртипсезлек, закон бозулар теркәлмәде. Участокка килә алмаучылар да бердәм тавыш бирүдән читтә калмады -28 кешене өйләренә барып сайлаттылар. Киләчәкне хәл итүдә күптән түгел 103 яшен тутырган Минзадә Шәйдуллина да теләп катнашты.
Биредә бүген балалар катнашлыгында «Чана бәйрәме» оештырылып, кызлар һәм малайлар үзара көч сынашты. Бәйрәм чарасына ямь өстәп, авыл үзешчәннәре җыр-моң, дәртле биюләр бүләк итсә, Ишкар урта мәктәбе укытучылары мул табында сый-нигъмәтләр, тәмле чәй белән сыйлады.