Һава торышы көйсезлегенә, көннең карлы- буранлы булуына карамастан, ил язмышын хәл итәргә килүчеләрне 2097 нче Сүлте сайлау участогы учакта казан асып, Минзилә Миңнуллина, Нәзлия Әхмәтнәбиева, Венера Вәлиуллина - тәмле пылау, Олия Миңнуллина, Ридә Кашапова табада чыжлап пешүче телне йотарлык тәмле тәбикмәкләр, Фәрит Харрасов гармун моңнары белән каршы алды. Ришат Мөхәммәтов, Раил Миңнуллин, Рәфис Миңнемөхәммәтов, Дилшат Галимов, Зинфир Миңнуллин авылдашларын барбекю белән сыйлады. «Кышны озату» бәйрәмендә һәркем сый-нигмәтләрдән авыз итте, рәхәтләнеп биеп, күңел ачты. Мөһим кампания оешкан төстә үтеп, урнага иң беренче бюллетеньне Хәлим Усманов салса, иң яшь сайлаучылар арасыннан Башкорт-аграр технология колледжы талибы Айнур Гыйльманов иң тәүгеләрдән гражданлык бурычын үтәде.