Һава шартлары бозылып, буран чыгуга карамастан, район үзәгендә урнашкан 2118 нче сайлау участогында 12.30 сәгатьтә, «Маяк» гәзите призына, хоккей буенча ачык турнир башланды. Анда Илеш һәм Чакмагыш районнарының яшьләр җыелма командалары көч сынаша. Турнирны Илеш мәгълүмат үзәге директоры (баш мөхәррир) Рөстәм Хисаметдинов ачып, уенчыларга уңышлар теләде.