Акчага хөрмәт белән карагыз. Өйдә сызгырмагыз. Акчаны өстәлгә куймагыз. Кошелекны буш калдырмагыз, анда фото йөртмәгез. Кошелекны идәнгә куярга ярамый. Ачкаларны тәртипләп, яхшылап салыгыз. Кич бурычка акча бирмәгез. Кичен аны санарга да ярамый. Акчаны уң кул белән алыгыз, сулы белән бирегез. Урам буенда табылган акчаны алмагыз. Уңышны җәлеп итәр өчен ай тулганда урамга чыгып, айга акча күрсәтеп, аннан күбрәк акча сорарга кирәк. Ишек төбендәге җәймә астына 50 яки 100 сумлык кәгазь акча салып куегыз. Шунысы мөһим: күп акчалы булу бәхет түгел, акчаның игелеген күрү – бәхет.