Маяк
+14 °С
Облачно
Актуаль
31 Декабря 2020, 21:00

Оешканлык белән башланды

Илеш районының Бишкурай авылындагы М.Гәрәев исемендәге 2062 нче сайлау участогында тавыш бирү халык бердәмлеге һәм активлыгы белән башланып китте. Участок буенча барлыгы 304 сайлаучы теркәлгән. Гимн уйнаганнан соң, сайлау участогы эшен башлап җибәргәч, сайлау участогы рәисе Гөлнара Бикмөхәммәтова әлеге мөһим кампаниядә актив катнашырга чакырып, илнең тыныч булуын теләде. 90 яшьлек Сания Яхина беренчеләрдән булып урнага бюллетень төшерде.
Биредә сайлау көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Авыл үзешчәннәре Айгөл Муллаянова, Чулпан Гиззатова, Лиана Гәрәева башкаруындагы җырлар, Раил Мазаевның тальянда уйнавы һәркем күңеленә хуш килде.
Читайте нас