Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Сәламәт буласың килсә – җәяү йөр

Югары Яркәйдәге Ял паркы янында «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясе узды.

Югары Яркәйдәге Ял паркы янында «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясе узды. Чараның максаты аңлашылып тора – мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәяү йөрүгә, сәламәт тормышка җәлеп итү. Акция башланыр алдыннан район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре катнашучыларның йөрәк тибешен, кан басымын,шулай ук авырлыгын, буен үлчәде.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов ачып, акциянең мөһимлеген билгеләде һәм изге теләкләрен юллады. Район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры Альбина Каменева җәяү йөрү бүгенге көндә фитнесның иң модалы төренә керүен билгеләп, аның файдасы турында, мисаллар ярдәмендә мәгълүматләр җиткерде, киңәшләрен бирде.
Спорт ветераннары арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Илүсә Хөснетдинова, беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры-преподавателе, чаңгы ярышлары призеры Ильмира Хафизова дәртле музыкалар астында күнекмәләр ясатты. Арытаба илешлеләр Ленин, Совет, Коммунистик, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарыннан атлап үтте.
Әйе, сәламәт буласың килсә – көненә кимендә 10 мең адым ясарга кирәк дип киңәш итә белгечләр. Гомумән, буыннарыгыз, сөякләрегез сызламасын дисәгез, көн саен физкультура белән шөгыльләнегез, җәяү йөрегез. Бу - һәркем булдыра ала торган эш. Сәламәт булу, иң беренче чиратта, безнең үзебезгә кирәк.
Читайте нас