Маяк
+6 °С
Ачык
80 лет Победы
Актуаль
31 декабрь 2020, 21:00

Сабыйларга уңайлы булсын өчен

Андреевка авыл советы авыл биләмәсенең андреевка кирпеч заводы микрорайонында 4 күп фатирлы йорт исәпләнеп, агымдагы елда андагы барлык 56 фатирга «2015-2020 елларга Брның муниципаль район- нарында һәр фатирга системалы җылылык һәм блоклы котельный урнаштыру» республика программасы рамкасында газ җылылыгы урнаштырылган, «Бр төбәк опе- раторы» фонды линиясе буенча капиталь ремонт өчен җыелган акча- га ике йортның түбәләре профнастилга алыштырылган.

Шулай ук быел Урындагы инициативаларны яклау программасы рамкаларында биредә урнашкан балалар бакчасы янындагы юлга асфальт түшәлгән, урамнарны яктырту максатында өстәмә яңа плафоннар куелган. Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан биредә бәйрәм оештырылып, ул Андреев- ка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп уку- чылары, үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында үтте. Чарада муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов, Андреевка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Булат Вәлиев, «Андреевка кирпеч заводы» җәмгыяте директоры Айрат Нәбиев катнашып, ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Чара барышында муниципаль район хакимиятенә, «Газпром» җәмгыятенең Дүртөйле шәһәрендәге «Уфа» газ бүлү филиалының Илеш комплекслы хезмәтенә, авыл Советына, спонсорлык ярдәме күрсәткән «Андреевка кирпеч заводы» җәмгыятенә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Читайте нас