Маяк
-4 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Сак булыгыз, бәлагә юлыкмагыз!

Көндәлек тормышыбызда фаҗигале хәлләр ешайды. Әйтик, узган атнада Дүртөйле районында юл һәлакәтендә ике сабыйның, 49 яшьлек ир-егетнең һәм 39 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Туймазы районының Кандра авылында йортларында янгын чыгып, өч бала янып үлде. Тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Аннан озакка сузылган Яңа ел каникуллары башлана. Бәйрәмнәр, каникуллар беребезгә дә күңелсез хәлләр китермәсен өчен, алдан ук саклык чаралары күрү хәерле.

Янгыннарда балаларның үлеме аеруча борчу сала. Республикада агымдагы елның 16 декабренә карата 6 янгында 8 сабыйның үлем очрагы теркәлде. Аларның барысының да гомерләре торак йортларда өзелде. 4 баланың үлем сәбәбе - аларны караусыз калдыру. Узган чорда район территориясендә 21 янгын очрагы теркәлеп, анда 2 кеше җәрәхәт алды.
Алда әйткәнемчә, көтеп алынган Яңа ел якынлаша һәм аның белән бергә, төрле мәшәкатьләр дә арта. Бәйрәм итү вакытында янгын фаҗигасен китерүче төп сәбәпләрнең берсе – эчкән кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, электр корылмаларының һәм гирляндаларның төзек булмавы, эксплуатация кагыйдәләрен үтәмәү, ягу мичләрен файдалану, пиротехник изделиеләрне куллану кагыйдәләрен тупас бозу.
Гадәттә, халык күпләп җыелган урыннардан, ишле балалы, уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларда чыккан янгыннар аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә. Күп очракта чыршы декабрь уртасында ук чара үтәсе залга яки бүлмәгә урнаштырыла һәм, Иске яңа ел үткәч кенә, алып куела. Бу вакыт эчендә ул тулысынча кибеп бетә һәм күкерт кебек, бик тиз янып китүчәнгә әйләнә. Бенгаль утының, петарданың, шартлавыкның зур булмаган очкыны, яисә төзек булмаган гирлянда чыршыны күз ачып йомганчы ут ялмап ала. Заводта җитештерелгән электр гирляндалары гына булырга һәм электр чыбыкларында зыянланган участоклар булмаска тиеш. Шулай ук фейервеклар очырганда катгый рәвештә завод инструкциясен үтәргә кирәк. Аеруча пиротехник изделиеләр балалар кулында хәвефле. Шуңа күрә ата-аналар, барлык өлкәннәр аларга әлеге әйберләр белән саксыз эш итүгә юл куймаска тиеш.
Янгын һәм башка гадәттән тыш очракларда кичекмәстән өй телефоныннан - «01», 112, кәрәзле телефоннан «112», 101 номерлары буенча хәбәр итүегез сорала.
Читайте нас