18 март – Русия Федерациясе Президентын сайлау көнен Сеңрән авылы халкы күтәренке кәеф белән каршылады. Иртәдән үк сайлау участогы урнашкан авыл мәдәният йортына бәйрәмчә киенгән халык агылды. Бирегә кешеләр тавыш бирү яшенә җиткән барлык гаилә әгъзалары белән бергә, кече яшьтәге балаларын, оныкларын да ияртеп килде. Участок комиссиясе рәисе Гөлнур Биктимирова биргән мәгълүматләр буенча, сәгать уникегә биредә теркәлгән 275 сайлаучының 185е гражданлык бурычын үтәгән.
Бу көнне Илеш районының Сеңрән сайлау участогында «Язны каршылау» бәйрәме оештырылды. Килгән кешене уңган хуҗабикәләр кулы белән әзерләнеп,сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын каршылады. Боларны Ташкын, Үзәк, Сөн, М.Җәлил, Тау урамнарында яшәүчеләр әзерләгән.
Чараны авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов ачып, килүчеләрне һәм катнашучыларны котлады, ярышларда актив катнашырга чакырды. Бәйрәм төрле уеннар, җыр һәм биюләрдән гөрләп торды.