Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Сайлау бәйрәм төсен алды

9 сентябрь – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау көнен Сеңрән авылы халкы күтәренке кәеф белән каршылады. Иртәдән үк сайлау участогы урнашкан авыл мәдәният йортына бәйрәмчә киенгән халык агылды. Бирегә кешеләр тавыш бирү яшенә җиткән барлык гаилә әгъзалары белән бергә, кече яшьтәге балаларын, оныкларын да ияртеп килде. Участок комиссиясе рәисе Гөлнур Биктимирова биргән мәгълүматләр буенча, сәгать унбергә биредә теркәлгән 276 сайлаучының 108е гражданлык бурычын үтәгән. Механизатор Глүс Шәймәрданов беренчеләрдән булып лаеклылар өчен тавыш бирде.
Читайте нас