Каймакка йомырка, тоз, көнбагыш мае, камыр йомшарткыч (разрыхлитель), он салып камыр басабыз. Әзер камырны 15-20 минутка суыткычка тыгып торабыз, аннан камырны җәеп, парлы итеп зуррак һәм кечерәк түгәрәкләр кисәбез. Зур түгәрәкләр уртасына эчлек салып, кечкенәрәк түгәрәк камыр белән өстен каплап кырыйларын бөгәбез. Майланган табага тезеп духовкада пешерәбез.
Эчлек өчен кирәк: вак итеп туралган тавык ите, вак итеп туралган бәрәңге, суган, тәменчә тоз саласың.
Камыр өчен: 250 г кибет каймагы, 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч.