Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тавыш бирергә ашыгыгыз!

«Русиянең бөек исемнәре» конкурсы рамкаларында Уфа аэропортына исем билгеләү буенча тавыш бирүнең дүртенче финал этабы 12 – 30 ноябрь көннәрендә булачак.

«Русиянең бөек исемнәре» конкурсы рамкаларында Уфа аэропортына исем билгеләү буенча тавыш бирүнең дүртенче финал этабы 12 – 30 ноябрь көннәрендә булачак.
Уфа аэропорты – ул биредә яшәгән халык һәм килгән кунаклар өчен республиканы ачучы «һава капкасы» булып тора. Самолетлар - ерак араларны якынайтучы, чит төбәкләргә һәм илләргә сәфәргә алып баручы транспорт чарасы. Шул рәвешле әлеге өлкәдә үз кеше булган, зәңгәр күкне иңләгән, төрле биеклекләрне үзенә буйсындырган, һава бөркете булган легендар ике тапкыр Советлар Союзы Герое, горурлыгыбыз Муса Гәрәев исемен аэропортка бирү бик урынлы булыр. Мондый батырлар көн дә тумый, Башкортстан буенча ике тапкыр Кызыл Йолдызга ия булган бердәнбер кеше ул. Хәрби очучының даны авиация тарихында үз эзен калдырып, өлкән буын гына түгел аны яшьләр да зур хөрмәт белән искә ала, аның үрнәгендә тәрбия мәктәбе үтә, көчле рухлы булырга омтыла.
Хөрмәтле райондашлар, Уфа аэропортына якташыбызның исемен бирүгә битараф калмыйк, акциядә актив катнашыйк!
Читайте нас