Районда да ел саен «Театраль төн» оешкан төстә үтә. Бу уңайдан быел да кечкенә тамашачыларны район мәдәният сарае үз залына җыйды. Анда район мәдәният сараеның «Алтын ачкыч» үрнәкле балалар театр коллективы һәм «Чагыл» халык театры (җитәкчеләре, режиссеры – Эльвира Миңнеголова) «Аленушка белән Иванушка әкият геройларын ничек коткардылар» дип исемләнгән балалар әкиятен тәкъдим итте. Үзешчән сәнгать осталары Элвира Миңнеголова (Аленушка), Вильнур Хәсәнов (Иванушка), Ирина Хафизова (Кикимора), Илсөяр Әһадуллина (Баба яга), Илназ Шәрипов (Алладин), Алмаз Шәрипов (Кащей) рольләрне оста башкарып, сабыйларны серле әкият иленә алып керде, онытылмас минутлар бүләк итте. Чара ахырында теләге булган һәркем геройлар белән истәлеккә фотога төште.