Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тиешле әзерлектә

Район үзәгендәге 2117 нче Матросов сайлау участогы Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында урнашып, участок тиешенчә җиһазландырылган иде. Комиссия рәисе Илгиз Хәмитов сайлау кампаниясендә катнашучыларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Беренче булып урнага бюллетеньне 82 яшьлек Мәвзидә Абдуллина салып, бүләккә лаек булды. Хезмәт ветераны һәр сайлау кампанияисендә активлык күрсәтеп, тәүгеләрдән килә. Әлеге участок буенча кулына беренче тапкыр бюллетень алучы18 кеше лаеклыларга үз тавышын бирә. Барлыгы 1541 сайлаучы булса, 30 яшькә кадәр 290 кеше исәпләнә. Мөһим чарада 13.00 сәгатькә 30 проц. халык катнашып, үз гражданлык бурычын үтәде.
Читайте нас