Территориаль сайлау комиссиясендә эш кайный
Бүген Илеш районының барлык сайлау участокларында Русия Федерациясе Президентын сайлаулар уза. Иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участоклары ачылып, халыкны кабул итәргә әзер иде. Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча районда барлыгы 57 сайлау участогы эшли. Кичке 18.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 84 проценты үз тавышын бирде. Гомумән, барлыгы 25092 гражданның 21073 е сайлаган.
-Гомумән алганда, районда сайлаулар тыныч, бердәм рәвештә үтә. Гадәттән тыш хәлләр, тәртип бозулар күзәтелми. Барлык сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрә, - дип хәбәр итә район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Салават Хәйдаров.
Тавыш бирүләр ахырына, ягъни 20.00 сәгатькә мәгълүматлар яңартылачак.