Халык ышанычлыларын сайлаулар әзерлек, оешканлык белән башланып китте Югары Манчар авылындагы 2070 сайлау участогында беренчеләрдән булып, гомерен нефть тармагына багышлаган хезмәт ветераны Әхсән Кәшфетдинов сайлады. «Мин рәхмәтлемен тормышка, без үскәндә мондый мәдәният йортлары, уңайлыклар юк иде, ә хәзер бар шартлар да бар. Өстебезгә кияргә киемнәр бар, нәрсә ашыйбыз дисәк, шул бар. Аллага шөкер, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып тора, илдә һәрвакыт тынычлык булсын», - дип лаеклы кандидат өчен тавыш бирде.