Игмәт һәм Абдулла авылларын берләштергән 2068 сайлау участогында тавыш бирү әзерлек, оешканлык белән башланып китте. Абдулла авылында яшәүче иң өлкән сайлаучы, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераны Фәнис Гафаров: «Мин рәхмәтлемен тормышка, без үскәндә мондый уңайлыклар юк иде, ә хәзер бар шартлар да бар. Өстебезгә кияргә киемнәр бар, нәрсә ашыйбыз дисәк, шул бар. Аллага шөкер, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып тора, илдә һәрвакыт тынычлык булсын», - дип лаеклы кандидат өчен тавыш бирде.