Район үзәгендә урнашкан 2118 нче сайлау участогында сайлаучы, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Азамат Тимуршин:
- Районның барлык 57 территориаль сайлау участокларына полиция хезмәткәрләре куелып, алар иминлек сагында тора. Шул рәвешле, Русия Федерациясенә Президент сайлаулар һәрвакыттагыча тыныч шартларда һәм актив үтә. Әйтергә кирәк, барлык участокларда бәйрәм төсе алды, тыштан ук җырлап-биеп каршы алалар, килгән халык төрле ярышларда теләп катнаша. Гомумән, халык тарафыннан гражданлык бурычын үтәүгә җитди караш булдырылган., - диде ул.