Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тыныч шартларда үтә

Илеш районының Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядә урнашкан 2115нче Коммунистик сайлау участогында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау оешкан төстә башланып китте. Биредә 989 сайлаучы теркәлгән. Әйтергә кирәк, халык иртәнге сәгатьләрдә үк үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыкты. Иң беренче булып бюллетеньне сайлау урнасына «Росгосстрах» җәмгыятенең БРдагы филиалының «Илеш» агентлыгы җитәкчесе Ришат Бәширов төшерде. Шулай ук кулына беренче тапкыр бюллетень алучы 17 кеше бу көнне лаеклыларга үз тавышын бирәчәк. Төрле сәбәпләр белән сайлауга килә алмаучылар өчен өйгә барып сайлату бригадасы эшли.
Әйтергә кирәк, битараф булмаган райондашларыбыз мондый сәяси вакыйгадан читтә калырга теләмиләр, сайлауларда катнашуны үзләренең җәмгыять алдындагы бурычы дип саныйлар, хәтта гаиләләре белән ашыгалар, үзләрен бәйрәмгә килгән сыман хис итәләр. Сез рәсемдә күргән Чулпан һәм Альберт уллары Тимур белән килеп, лаеклылар өчен тавыш бирде .
Читайте нас