Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тыныч шартларда үтте

Базытамак авылындагы 2055 нче сайлау участогында халык ышанычлысы өчен тавыш бирү тыныч шартларда үтте. Сайлаулар иртәнге 8.00дә башланды. Чараны комиссия рәисе Илфат Закиров ачып, тавыш бирү процедураларының имин үтүен теләде. Исемлеккә кертелгән 479 кешенең 30ының өенә барып сайлату оештырылды. Иң өлкән сайлаучы – 91 яшьлек Әкрам Шафыйков та участокка килеп, үз тавышын бирде. «Сайланачак Президентыбыз илебезне тагы да чәчәк аттырсын, дөньялар - тыныч, балалар киләчәге якты булсын», -дип теләде авыл аксакалы. Яшьләр- беренче тапкыр сайлаучылар да мөһим чарадан читтә калмады, актив катнашты һәм комиссия тарафыннан бүләкләнде. Базытамак мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Зәлфирә Хөснетдинова һәм яшьләр эше буенча белгеч Гөлнара Мөхәммәтшина оештыруында балалар өчен «Чана бәйрәме», «Күңелле стартлар» үткәрелде. Чарага килүчеләргә сый-нигъмәтле табын, кайнар чәй тәкъдим ителде.

Читайте нас