Маяк
-4 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тырышлык халык сәламәтлеге булып әйләнеп кайтыр

Республика җитәкчелеге — Илештә

Төзелеш районның икътисади стратегиясендә мөһим урын алып тора. Бу тармак алдынгы позицияләрне били, елдан-ел җитди үсеш ала. Тулай алганда, район үзәген һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен күп көч куела, архитектур яктан төзекләндерү максатында киң күләмле эшләр башкарыла. агымдагы елда Башкортстан республикасының 100 еллыгы билгеләнәчәк. Юбилей кысаларында «Башкортстанның 100 еллыгына -100 объект» проекты булдырылып, ул узган елда старт алган иде. Программада катнашу өчен халыкның тормышын яхшыртуга, яңа эш урыннары булдыруга юнәлеш биргән, социаль әһәмияткә ия булган проектлар сайлап алынып, бүгенге көндә республика буенча төзелеш эшләре бара. Әлеге мөһим вакыйганы районыбыз да зур әзерлек белән каршылый, аның чагу мисалы буларак, проектка кертелгән түбән Череккүлдәге «төньяк» микрорайонында комплекслы компактлы төзелеш, Иске Күктау авылы мәдәният йорты узган елда эксплуатациягә тапшырылса, яңа елда район халкына бүләкнең иң зуры һәм иң көтелгәне - Этәй авылында фельдшер-акушерлык пункты, Югары яркәйдәге поликлиника үз ишекләрен ачты. Райондашларның шатлыгын уртаклашырга Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Л.Х. Иванова, БР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы М.В.Забелин, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ю.А. Лысов, БР дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты О.А.Калинин, «су-10 компанияләр төркеме» җәмгыятенең генеральный директоры В.Ә.Мансуров, «Башнефть» җәмгыятенең власть органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Р.М.Сәитов һ.б. килеп, объектларны ачу тантанасында катнашты. Алар түбән Череккүлдәге “төньяк” микрорайонында комплекслы компактлы төзелештә, «Колосок» балалар бакчасында, Иске Күктау авыл мәдәният йортында булып, эшчәнлекләре белән танышты. Республика кунакларын муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин озатып йөрде.
Төбәк башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров эшкә килгән көненнән алып республикада сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә зур игътибар бүлә, тармак эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгару өчен алга комплекслы бурычлар куя. Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да сәламәтлек саклауның һәрвакыт беренчел юнәлеш булып калачагына басым ясады ул. Шушы көннәрдә ил төбәкләрен санитар автотранспорт белән тәэмин итүнең федераль программасы рамкаларында республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә, шул исәптән район үзәк дәваханәсенә өч ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы тапшырылуы нәкъ әлеге сүзләрне дәлилләде дисәк тә, һич ялгыш булмас. Димәк, медицина ярдәменең сыйфатын үстерүдә мөһим адым ясалды, дигән сүз. Районыбыз да төбәк җитәкчелеге куйган стратегик максатны тормышка ашыруга йөз тотып эшли- район үзәген, авылларны төзекләндерүгә күп көч сала, нәтиҗәсе буларак, авылларда ФАПлар төзелеше буенча күләмле эшләр башкарыла. Әйтергә кирәк, ил буенча барган икъ тисади кризис чорында республикада күп ФАПларның ябылуы, Илештә, киресенчә, аларның барысы да сакланып калуы, өстәвенә, яңалары сафка бастырылуы - республика һәм рай он җитәкчелегенең халык сәламәтлеген кайгыртуын ачык чагылдыра. Шунысы мөһим: әлеге күрсәткечләргә ирешүдә БР Хөкүмәте тарафыннан расланган республика программаларын тормышка ашыру аеруча зур роль уйный. «ПМК» җәмгыяте төзегән Этәй авылындагы фельдшер-акушер лык пункты – шуңа ачык дәлил.
Район җитәкчелеге хәстәрлеге һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән ”2014-2017 елларда 2020 ел чорына кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы буенча файдалануга тапшырылган медицина учреждениесе төбәктә яшәүче биш йөз кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге пунктта санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. Бер бүлмә - авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау, стерильләштерү шкафлары куелган, кирәкле инструментлар, яңа туган сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәүгеч, интернет челтәренә тоташтырылган компьютер белән тәэмин ителгән, санитар узел да бар. Иң мөһиме – бүлмәләрдә җылы һәм якты, пациентлар өчен дә, дистә елдан артык хезмәт стажы булган медицина хезмәткәре - фельдшер Лена Наҗаровага да уңайлыклар тудырылган. Димәк, биредә яше - карты квалификацияле ярдәм алачак.
Яңа бинаны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин, республика кунагы Л.Иванова этәйлеләрнең шатлыгын уртаклашып, әлеге бинаның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләде. Авыл халкы исеменнән ветераннар советы рәисе З.Камалетдинова чыгыш ясап, рәхмәтен белдерде. Кызыл тасма киселеп, эчкә үткәч, Ленара Хәким кызы җиһазланышны карады, пункт эшчәнлеге белән кызыксынды. фельдшер Лена Наҗарова заманча системаны - интернет челтәрендә Skype программасы аша участок терапевтына тоташу мөмкинлеген практикада күрсәтте.
Бу көнне илешлеләр икеләтә шатлык кичерде. Ниһаять, күптән көткән халык өчен мөһим объект – район үзәгендә яңа поликлиника үз ишекләрен ачты.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм социаль максатлы программалар фонды ярдәмендә сменасына 250 кеше кабул итүгә тәгаенләнгән дәваханә объектын этаплап тормышка ашыру 2016 елда башланган иде. Башкортстан Республикасының социаль максатлы программалары фонды финанславындагы киң масштаблы төзелешне «Башпроект» җәмгыяте проекты буенча генераль подрядчы “СУ-10 компанияләр төркеме “ оешмасы башкарып чыкты. Проектның гомум бәясе - 260 млн. сум, объектның мәйданы- 4900,1 кв. м. тәшкил итә. Әйтергә кирәк, түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында беренчел медик-санитар ярдәм дәрәҗәсендә амбулатор-поликлиника ярдәме күләмен планлы рәвештә арттыру шартларында поликлиника төзелеше социаль әһәмиятле проект булып тора. Район үзәк дәваханәсе беренче дәрәҗәдәге медицина оешмасы дип исәпләнә, аның төп функциясе амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медик – санитар ярдәм күрсәтү. Районда 32 меңнән артык илешле яши. Көн саен үзәк дәваханәсе поликлиникасына меңнән артык кеше йөри. Әйткәндәй, дәүләт гарантиясе программасы кысаларында амбулатор-поликлиника ярдәме күләмнәре ел саен арта бара. Бүгенгә кадәр амбулатор ярдәм 1058 кв.м мәйданда төзелгән 1975 елгы поликлиниканың ике катлы бинасында күрсәтелә иде. Поликлиниканың яңа корпусын төзү регистратура өчен мәйданнар, тар белгечләр өчен кабинетлар җитмәү проблемасын бетерергә, сәламәт бала, гаиләне планлаштыру, эндоскопик, функциональ тикшеренүләр, профилактика бүлеге өчен, амбулатор ярдәм күрсәткәндә балалар һәм өлкән кешеләр агымы кушылмаска мөмкинлек бирә. Бу, әлбәттә, амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү шартларында яхшы чагылыш табачак, бинаның хәзерге заман таләпләренә туры килүе пациент һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырачак.
Якты, заманча яңа корпуста балалар поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, рентген, медицина профилактикасы, эндоскопия бүлекләре, тар белгечләр кабинетлары, клиник-диагностика лабораториясе урнашкан. Яңа поликлиниканы гамәлгә кертү халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә мөмкинлек бирәчәк.
Поликлиника каршында республика кунакларын илешлеләр милли колоритта - икмәк-тоз, халкыбызның яраткан ашы - чәк-чәк белән каршы алды. Тантаналы рәвештә кызыл тасма киселеп, эчкә узганнан соң, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы, баш табиб Рәзидә Хәлил кызы җитәкчелегендә ведомство җитәкчеләре яңа поликлиника белән танышты, кабинетларны, яңа җиһазларны карады, дәваханәнең тарихы белән танышты, стационарда хирургия бүлегендә булып, медицина персоналы, әлеге вакытта дәваланучы авырулар белән аралашты. Яңа бинаның актлар залында медицина хезмәткәрләре белән очрашу оештырылып, Илдар Мостафин, Рәзидә Гатауллина һәрбарчасын тантаналы вакыйга белән тәбрикләде, республика Хөкүмәтенә, шулай ук аны төзүдә катнашкан һәрбарчасына зур рәхмәтен җиткерде. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан республика кунаклары да илешлеләрне тәбрикләп, үз фикерен белдерде, ак халатлыларга эшләрендә уңышлар теләде. Чарада «СУ- 10 компанияләр төркеме» җәмгыяте генеральный директоры В.Мансуров - Төзелеш һәм архитектура буенча БР дәүләт комитетының Почет грамотасы, җәмгыять вәкилләре Рәхмәт хатына лаек булды.
Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Ленара Иванова чарадан соң үз тәэссоратлары белән бүлеште: «Илеш районы халкы өчен мин бик шатмын. Биредә яшәүчеләргә хәзер Уфа, Нефтекама шәһәрләрендәге медицина үзәкләренә бару таләп ителми, барлык тикшеренүләрне һәм ярдәмне учреждениедә алырга мөмкин. Җиһазланыш - бик югары дәрәҗәдә, мисалга, анализ алгач та, мәгълүмат пациентның электрон картасына языла бара. Бу, үз чиратында, күп вакыт таләп иткән медицина персоналы хезмәтен минимальләштерә, белгечләрнең көче оптималь кулланыла. Әйтергә кирәк, бу - бөтенләй башка тормыш сыйфаты. Боларның барысын да халык лаеклы бәяләр, дип уйлыйм. Киләчәктә авыруларны иртә ачыклауга, профилактикага зур игътибар бирелер, дип ышанам. Халыкның гомер озынлыгы артуы, сәламәт балалар дөньяга килү - эшебезнең иң мөһим нәтиҗәсе әнә шул булыр»,- диде ул.
Лилия Йосыпова,
Тимур Кашапов (фотолар)
Читайте нас