Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Яңа ел алдыннан хыяллар чынга ашты

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең Светлана Гайсина җитәкләгән 2Б сыйныф ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләрен һәрвакыт файдалы һәм мавыктыргыч үткәрә.

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең Светлана Гайсина җитәкләгән 2Б сыйныф ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләрен һәрвакыт файдалы һәм мавыктыргыч үткәрә.
Күптән түгел балалар өчен республикабызның башкаласына сәяхәт оештырылды. Экскурсия программасына ярашлы, укучылар иң беренче булып Яшьләр сараенда Башкорт дәүләт курчак театрының «Урман ярминкәсе» исемле хәйрия спектаклен карады. Сәхнәдә мавыктыргыч тамаша гына түгел, ә чын-чыннан җырлы, дәртле биюле һәм уенлы зур бәйрәм күрсәтелде. Укучылар кешелеклелекне, ихласлыкны, шатлыкларны гәүдәләндергән күренешне хәйран калып карады. Театраллар аларга - уңай хисләр, килгән ата-аналарга балаларының спектакльне караудан кичергән шатлыкларын тоярга мөмкинлек бирде.
Арытабан «Дом башкирской кухни» кафесында төшке аш ашап, программа буенча «Интеллектус» кызыклы фәннәрнең интерактив музеен карау оештырылды. Музей максаты – фәнне үтемле һәм мавыктыргыч итеп күрсәтү. Шуңа күрә биредә һәркем экспонатларны тотып кына түгел, ә үз куллары белән экспериментлар эшләп карады. Барлыгы 60тан артык приборлар төрле физик һәм табигать күренешләрен демонстрацияләде. Мисалга, ясалма яшен шоуы, көнчыгыш тасы, пластинадагы күпсанлы кечкенә грамм кисәкчәләрдән торган фигураларның тавыш дулкынына һәм тирбәлешкә төгәл геометрик орнаментларга әверелеве, тимерчыбыкны бөгү, укытучыны «бер бармак» белән күтәрү, тавыш көчен үлчәү, шулай ук төрле оптик иллюзияләр һ.б. беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге могъҗизалы музейда малайлар һәм кызлар фән һәм техника дөньясының чынлап та кызыклы икәненә төшенде.
Арытаба сәяхәт җансүрәт илендә дәвам итте. Балаларның яраткан фильмнарының берсе «Гринч» - уңай, якты тәэссоратлар калдырды. Яңа Ел алдыннан мондый фильмны карау, аны тагы да түземсезлек белән көтүгә этәргеч булды. Сәяхәтебезнең һәр сәгате нинди дә булса истәлекле вакыйгалар, кызыклы фотолар, видеолар белән баеп барды.
Вакыт сизелми узды. Ияләшеп беттек дигәндә генә, кайтыр сәгать тә җитте. Менә шулай, дуслар. Бары хыялда гына калыр кебек тоелган нәрсәләр дә Яңа Ел алдыннан чынга аша икән. Макдональдс кафесында тамак ялгап алгач, кайтуга юл тоттык. Әлеге сәяхәтебезне оештырган һәм катнашы булган барча кешеләргә, бигрәк тә бүгенге көндә үз өстенә шундый зур җаваплылыкны алып, балаларга күңелләрендә истә калырлык сәяхәт оештырган сыйныф җитәкчебез Светлана Гайсинага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 2Б сыйныф ата-аналар комитеты.
http://www.allufa.ru/news/kultura/vo-dvortse-molodezhi-sostoyalsya-blagotvoritelnyy-spektakl/
Читайте нас