Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 гыйнвар 2021, 02:00

Ярминкә гөрләп торды

Узган атнада бәйрәм уңаеннан Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылып, ул халыкка яшелчә, мал азыгы, төзелеш материаллары, утын һ.б. кирәк-яракларны сатып алу мөмкинлеге тудырды. Башка районнардан килгән шәхси эшкуарларның сәүдә нокталары киң ассортиментта товар тәкъдим итеп, халыкның игътибарын җәлеп итте.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы, эшкәртүче, хезмәтләндерүче предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары мал азыгы, ашлык тәкъдим итте. «Уро жай» ширкәте, «Илеш МТС» җәмгыяте – бодай, «Урал» җәмгыяте -арпа һәм бодай, «Илеш» кооперативы - печән, «Игенче»КФХсы - карабодай, Куйбышев ис. кооператив - фураж оны, «Мир» хуҗалыгы, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы - салам, «Элеватор» җәмгыяте борчак алып килсә, «Агыйдел» җәмгыяте утын, тирес, һ.б. тәкъдим итте.
Шәхси хуҗалыклардан, мәсәлән, Кызыл Байрак авылыннан күпләп мал асраучы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Татьяна һәм Өлфәт Шәрифуллиннар тәкъдим иткән сөтне, Кыпчактан Ирина һәм Саньяф Әмирҗановларның, Тамара һәм Зөлфәт Басыйровларның, Үрмәттән Роза һәм Рузил Вәлиевларның үз бакчасында үстергән кәбестәне, «Заготпищепром» җәмгыятенең кондитер изделиеләрен, Әсәннән килгән ысланган казны, Нефтекама шәһәре эшкуарлары пешергән шашлыкны һәркем зур теләк белән сатып алды. Зур сорау белән кулланучы җылы киез итекләре белән дан тоткан «Бытовик» җәмгыяте сәүдә иткән урыннан да кеше өзелмәде, балалар киез итеген – 650, хатын кызларныкын 1200 сумга сатып алырга мөмкин иде. Моннан тыш, хуш исле бал, тозланган гөмбә, төрле ассортименттагы балык, Коми Республикасы эшкуарлары саткан мүк һәм нарат җиләге җимешләрен дә илешлеләр яратып кабул итте.
Ярминкәгә килүчеләр не район мәдәният сарае хезмәткәрләре күңелле көйләр белән дәртләндерсә, район полиция бүлеге хезмәткәрләре халыкның иминлеген тәэмин итте.
Читайте нас