Күп тапкырлар район, республика күләмендә оештырылган бәйгеләр җиңүчесе, халыкара конкурслар лауреаты Айбулат Гыйләҗетдинов исеме райондашларга яхшы таныш. Яшь талант үзенең уңышлы чыгышлары белән район данын яклап килә, горурлык булып тора.
Айбулат Фикус улы Тыпый авылында туып-үсеп, башта Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укыса, бүгенге көндә исә Уфа шәһәренең Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназиясендә 8 сыйныфта белем ала.
Балачактан иҗатка омтылган, җырларга һәм курайда уйнауга сәләте булган малайның киләчәге дә өметле күренә. 7 яшеннән җитәкчеләре Рәсилә Басыйрова җыр сәнгате нечкәлекләренә өйрәтсә, Раян Гафаров курай уен коралының серен ача. Шул рәвешле, булачак йолдыз ашыкмый гына тәүге адымнары ясый. Аның төрле конкурс-бәйгеләрдә даими катнашып, урыннар яулавы хакындагы хәбәрнамәләр гәзит битләрендә урын алып килә. Күптән түгел Яңавыл шәһәрендә уздырылган Радик Гәрәев исемендәге вокалчылар республика ачык конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булып, чираттагы яхшы чыгышы белән сөендерде.
Алдагы көннәрдә дә яшь курайчы, моң иясе һөнәри осталыгын камилләштереп, киләчәген сәнгать дөньясы белән бәйләр, Илеш талантлары исемлеген тулыландырыр әле.