Югары Яркәйдәге район үзәге мәйданы да бүген гөрләп тора. Биредә район мәдәният сарау хезмәткәрләре Вилнур Хәсәнов белән Лилия Гыйльмуллина алып баруындагы чарада җырлы-биюле тамаша тәкъдим ителде. Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлары Марат Холматов, Илдар Ямалетдинов, Айбулат Усманов, Альфир Янгиров халык белән уеннар оештырды. Район үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Гөлнара Мәганәбиева, Альфира Вәлидова, Сөмбел Габдуллина үткәргән балалар катнашлыгында мавыктыргыч уеннар- капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, эстафета уеннары җанлы уза. Шулай ук биредә пима киеп футбол уены да җанлы бара.