ЗАМАНЧА ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ КҮЧӘБЕЗ!
2019 елның гыйнварыннан федераль телеканаллар тулысынча санлы (цифровой) эфир челтәренә күчә.
Үзгәрешләр кабель (шәһәрдә алар икәү: «Уфанет» һәм «Башинформсвязь»), шулай ук юлдаш операторлары хезмәтеннән файдаланучыларга кагылмаячак. Аларның операторлары үзаллы «сан»га күчәчәк, шуңа күрә абонентларыннан ниндидер чаралар күрү таләп ителми.
Заманча телевизордан (2013 елдан соң) кулланучыларга DVB-Т2 форматын кабул итү өчен дециметр диапазонлы антенна сатып алу да җитә. Ә инде иске телевизор (2013 елга кадәр) хуҗаларына антенналы санлы приставка кирәгәчәк (хакы — 1 меңнән 2 мең сумга кадәр).
Шул ягы да бар: санлы телевидение тамашачылары абонент өчен түләмәячәк, ягъни 20 федераль каналны һәм өч радиостанцияне бушлай карарга һәм тыңларга мөмкин булачак.
Санлы телевидениенең өстенлекләре бик күп. Аңа табигать шартлары тәэсир итми; сурәт-тавышларның сыйфаты бик югары; телетекст, тапшырулар программасы кебек төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.
Санлы эфир челтәре турында тулы белешмә алу өчен «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» филиалы белгечләренә (http: //ufa. rtrs. ru/tv/connect/) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: +7 (347) 246-45-78. Электрон почта: ckp_ufa@rtrn. ru. Шулай ук тәүлек әйләнәсенә эшләүче бушлай «кайнар элемтә» телефонына (8-800-220-2002) шалтыратырга була.