Карабаштагы 2.043.6 нчы исәпләү участогында Сеңрән, Кадер, Иштирәк, Яңа Күктау авылы халкы иртәнге сәгатьләрдә үк үзенең гражданлык бурычын үтәргә ашыкты. Карабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Закирова урнага бюллетеньне беренчеләрдән булып төшерде. Мөһим кампаниягә Кадер авылыннан Лилия һәм Васил Садретдиновлар гаилә белән килде. «Үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәдек – илебез, республикабыз киләчәгенә битараф булмаган лаеклы кандидат өчен тавыш бирдек», диде алар.
Шунысын билгеләргә кирәк, алдан тавыш бирү исәпләү участокларында һәр сайлаучыга призлар – брелок, магнит, канцелярия товарлары, магнитлы браслет кебек истәлекле бүләкләр бирелә. Тавыш бирүдә сайлау хокукы булган Русия гражданнары катнаша ала. Кайсы партиядә торуы әһәмиятле түгел.