Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
3 июль 2021, 09:00

Максатлары - юлда иминлек саклау

Бүген- Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре көне

РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 12 хезмәткәрне берләштерә. Аларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу тәңгәлдә инспекторларыбыз сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын искәртүдә бар тырышлыкларын салып эшли. Һөнәри бәйрәмебез көнендә гүзәл затларыбыз ЮХХДИ бүлекчәсенең законнар административы инспекторы, полиция капитаны Ирина Гәрәева, пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара Әлтапова, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ильфир Зариповны, инпекторлары, полиция лейтенантлары Азамат Бәдретдинов, Роберт Закиров, Ренат Вәҗиев, Динар Насыйпов, полициянең өлкән лейтенанты Илнар Нурисламов, полиция лейтенантлары Нияз Зарипов, Айрат Мөхәммәтҗанов, дәүләт инспекторы Линар Фәхруллинны мактап телгә аласы килә.
Коллектив җанлы тормыш белән яши, төрле смотр-конкурсларда теләп катнаша. Ветераннар белән даими аралаша, аларның акыллы киңәшләренә, зур хезмәт тәҗрибәләренә таяналар.
Барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен, коллектив әгъзаларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хезмәтләренең – уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телибез.
Автор:Лира Гареева
Читайте нас: