Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
23 сентябрь 2021, 14:45

Бергәлек белән көчлебез

Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасында оста, таләпчән, балаларга игътибарлы,әти-әниләр белән уртак тел табып, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы педагоглар хезмәт сала.

Бергәлек белән көчлебез
Бергәлек белән көчлебез

Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин.

Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасында оста, таләпчән, балаларга игътибарлы, әти-әниләр белән уртак тел табып, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы педагоглар хезмәт сала. Алар үзләренең бурычларын тирәнтен аңлап, алдынгы педагогик алымнарны кулланалар, балаларның сүзлек запасын баету, үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйльлеккә өйрәтү өстендә эшлиләр. Район һәм республика күләмендә оештырылган конкурсларда актив катнашалар. Һәрвакыт шат күңелле, мәрхәмәтле, игътибарлы булганнары өчен аларны кечкенәләр дә, әти-әниләр дә ярата, ихтирам итә.

Уку елы барышында балалар белән төрле конкурсларда катнаштык. Әйтик, “Без Гагаринчылар” республика олимпиадасында А.Вәзиева җинүче, ә А.Фазлетдинов призер исемен яулады (тәрбиячесе - Р.Әмәнуллина). “Минем маска” республика конкурсында уртанчылар төркеме (тәрбиячеләре А.Нәбиева, Г.Нәбиева ) төрле номинацияләрдә алдынгы булды. Ел саен үткәрелә торган “Мин һәм искиткеч җырым минем” муниципаль конкурста (музыкаль житәкчесе-И.Хәбибуллина Г.Миңнемөхәммәтова) С.Шафыйкова, А.Әхмәтҗәлалова-3нче, Р.Әхмәтова-2нче, “Туган ягым” рәсем конкурсында А.Мортазин 2 нче урынга лаек булды, “Минем шәҗәрәм” конкурсында өлкәннәр төркеме (тәрбиячеләре А.Яхина, Р.Әмәнуллина, Р.Сәитгалиева, З.Мирзаһитова) бик теләп катнашты.

Интернет челтәре аша да төрле конкурсларда актив катнашып киләбез. ”Эколята дошколята” (тәрбияче Р.Әхмәтова, А.Йосыпова); А.Мәрданова ”Музыкаль кыш” республика вокал конкурсында (И.Хәбибуллина) төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.

2020 елның 25 сентябрендә Түбән Яркәйдәге балалар бакчасы оптимальләштерү программасы буенча Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасына кушылды. Бакча мөдире Ирина Муллаголова җитәкчелегендә коллектив район күләмендә үткәрелгән конкурс, семинарларда, район мәгариф идарәсе оештырган күргәзмәләрдә актив катнашып яши. Быел 2021 елның август киңәшмәсендә бакча коллективы мәгариф идарәсенең Мактау кәгазенә һәм кыйммәтле бүләгенә лаек булды. Ирина Рифгать кызы алдынгы педагогик алымнарны кулланып эшләгәне, фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясенең Мактау грамотасына ия булды.

Бүгенге көндә балалар бакчасына 105 бала йөри. 52 бала - Түбән Яркәй, 53 бала Югары Яркәй авылында. Аларга 8 тәрбияче, 1 өлкән тәрбияче, 6 тәрбияче ярдәмчесе, 4 повар хезмәт күрсәтә. Барлык кирәк әйберләр белән бакча тәэмин ителгән.

Альбина Йосыпова,

Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Автор:Лилия Юсупова
Читайте нас: