Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
23 сентябрь 2021, 15:25

Хатын-кызларга гүзәллек бүләк итә

Район үзәгендә урнашкан “Клеопатра” матурлык салоны мастеры Эльвира Арысланова да гүзәл затлар арасында абруй яулаган чәчтарашларның берсе. Аның оста куллары хатын-кызларның чәчләренә искиткеч яңа сулыш өсти. Бу салонда барлыгы дүрт мастер эшли, хуҗабикәсе -Лилия Исламова.

Хатын-кызларга гүзәллек бүләк итә
Хатын-кызларга гүзәллек бүләк итә

Хәзер заманына күрә заң башка дигәндәй, кунакка, туйга яисә берәр тантаналы чарага барасы булса, яңа кием-салым алудан тыш, чәчләребезне дә матурларга дип салонга юл тотабыз. Район үзәгендә чәчтарашлар бик күп, әмма һәркайсының үз клиенты бар, дисәм дә ялгыш булмас. Район үзәгендә урнашкан “Клеопатра” матурлык салоны мастеры Эльвира Арысланова да гүзәл затлар арасында абруй яулаган чәчтарашларның берсе. Аның оста куллары хатын-кызларның чәчләренә искиткеч яңа сулыш өсти. Бу салонда барлыгы дүрт мастер эшли, хуҗабикәсе -Лилия Исламова.

Эльвира Венера Гафар кызы һәм Назиф Исламгәрәй улы гаиләсендә ике малай арасында иркә генә кыз булып үсә. Югары Яркәйдәге 2нче урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң үзе сайлаган һөнәр буенча Уфадагы һөнәри училищеда парикмахер осталыгын үзләштерә. 1989 нчы елда үз авылына кайтып, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эш башлый. Утыз елдан артык хезмәт стажы туплаган мастер бүгенге көнгә кадәр үз һөнәренә тугры калып, кешеләргә шатлык өләшә. Аның иҗади сәләткә һәм кул осталыгына ия булуы, шулай ук модалы трендларны күзәтеп баруы һәм матурлык индустриясендә яңалыклардан хәбәрдар булуы яңа образлар тудырырга булышлык итә. Шул рәвешле, ул клиентларының рәхмәтенә ирешә.

Чәч кисүнең дә үз серләре бардыр, мөгаен. Аның йомшак куллары сакчыл гына һәр бөртеген аерым-аерым кисеп, тулы бер образ тудыра. Ул ясаган прическалар журнал тышларындагы актрисаларныкынан бер дә ким тугел. Квалификацияле чәчтараш чәч кисүнең, бөдрәләтүнең, буяуның төрле алымнарын белә, төрле химик чаралар белән эшли, аларның состав һәм үзенчәлекләрен белеп куллана. Хатын-кызны гүзәл зат итәр өчен анын чәчләрен үзгәртеп, төрләндерүнең нинди генә ысуллары юк. Әллә ничә төрле буяп, кисеп, яки өеп куеп та бер матурлык тудырырга була. Боларны үз һөнәре остасы Эльвираның тәҗрибәле куллары башкарып чыга.

Алар тормыш иптәше Айдар Закиров белән уллары Азаматны үстерәләр. Ул әле Агыйдел шәһәрендә энергетика колледжында белем ала. Эльвира- туган йортының котын саклаучы. Язмыш китабының караңгы битләрен дә якты итеп күрә белә. Туганнарының да уңышларын барлап, аларга сөенеп, барына канәгать булып яши.

Гомер чанасына тормыш йөге өстәлеп кенә торса да, Эльвира ханым яшәү ямен югалтмый. Дөньяның мең мәшәкате нечкә күңелен көндәлек ыгы-зыгы белән басканда да яраткан эшенән тәм табып, кешеләр белән аралашудан ямь табып, юанып яши. Бар башлангычларда да әнием минем өчен һәрвакыт киңәшчем, ярдәмчем булды. Ана зур рәхмәтлемен, - ди Эльвира Назиф кызы.

 

Автор:Лилия Юсупова
Читайте нас: