Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
31 октябрь 2021, 09:05

Тәҗрибәле водительләрне туплаган коллектив

Автомобиль транспорты – хәзерге транспорт системасының аерылгысыз өлеше. Яшәешебезне уңайлы автобуслардан һәм җиңел автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында «ПАЗ-3205», «ПАЗ-Вектор», «Мерседес-Бенц «Спринтер», «Форд Транзит» автобуслары булып, халыкны хезмәтләндерә. 20 кешене берләштергән коллективтан 16 водитель авылара маршрутлары белән беррәттән Дүртөйле, Нефтекама, Уфа, Туймазы шәһәрләре юнәлеше буенча ерак рейсларга чыга.

Тәҗрибәле водительләрне туплаган коллектив
Тәҗрибәле водительләрне туплаган коллектив

Эшкә күңел бирү, үзеңә таләпчән булу, җаваплылыкны тою – безнең һөнәр өчен мөһим сыйфатлар. Шул рәвешле, нигездә, үз һөнәрләренә тугры, тәҗрибәле, 28 елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, иртәнге 6.00 дан кичке 23.00 сәгатькә кадәр рейс ясаучы Рәмил Вәлиев, Азат Арысланов, Альфред Нуруллин, Вазиф Тимершәехов, Ринат Исламов, Фәнзил Баһаутдинов, пенсионерлар Марат Насыйбуллин, Венер Хамматов, яшьләрдән Марсель Кәлимуллин, Динар Мөниров, Фидан Кашапов һ.б. хезмәте мактауга лаек. Алар һәрберсе иртәнге рейска район үзәк дәваханәсендә медицина тикшерүе үтеп, эшне график нигезендә башлый. Көн дәвамында район буенча 6 шәһәрара һәм 5 авылара рейс ясала.

Эшчәнлегебезне заман таләпләренә яраклаштырып алып барырга тырышабыз. Көндәлек отчетларны интернет челтәре аша электрон төрдә тапшырабыз, эш графигы, расписание вакытында төзелә. Бу җәһәттән үз бурычын җаваплылык тоеп башкаручы диспетчер Рәшидә Ганиеваның тырыш хезмәте - хөрмәткә лаек.

Шунысы куанычлы, пандемия чорында авыл маршрутларында кыскартуларга юл куелмады, өзеклекләрсез эшлибез.

Юлларда йөргәндә пассажирлар да, руль артына утыручылар да бер-берсенә игътибарлы һәм ярдәмчел булсыннар иде. Алдагы көннәрдә дә хәвеф-хәтәрсез, имин тормышта яшәргә язсын.

Барлык коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барысына да гаилә бәхете, сәламәтлек, кеше гомере өчен җаваплылык таләп иткән авыр хезмәтләрендә уңышлар, киң һәм тигез, сикәлтәсез юллар телим.

 

«Башавтотранс» ДУПның 100 еллыгы уңаеннан эштә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, авариясез хезмәтләре өчен «Башавтотранс» ДУП Почет грамотасы белән бүләкләнде:

Азат Арысланов – водитель.

Муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән:

Азат Нурыев – начальник,

Рәшидә Ганиева – диспетчер,

Ринат Исламов – водитель,

Альфред Нуруллин – водитель,

Руслан Газизов – водитель.

 

Автор:Гузель Фатхуллина
Читайте нас: