+18 °С
Болытлы
Республикада, шул исәптән районда 9 апрельдән 8 майга кадәр халык яшәгән урыннарны чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында экологик айлык игълан ителде. Шушы карарга ярашлы, экологик өмәләр уза.
Район буенча экологик өмәдә барлыгы 1279 кеше катнашып, 23 техника берәмлеге җәлеп ителде, 14 тонна чүп-чар чыгарылды. Шулай итеп төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту буенча өмәләр уңышлы башланып китте. Киләчәктә дә әлеге чарада халык актив катнашыр.