Маяк
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
25 апрель 2022, 10:00

Украинадагы махсус хәрби операциядән кайтучыларны каршы алдылар.

Алар безнең илне данлап кайтты.

Украинадагы махсус хәрби операциядән кайтучыларны каршы алдылар.
Украинадагы махсус хәрби операциядән кайтучыларны каршы алдылар.

23 апрельдә, республикада Росгвардиянең төбәк бүлеге хезмәткәрләрен каршы алдылар. Алар Украинадагы махсус хәрби операциядән кайтты.

20 автомобильдән торган колонна Октябрьский, Туймазы һәм Уфа урамнары аша үтте. Башкалага кайтучыларны каршы алу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Зур бәйрәм уткәреп аларны каршы алдылар. Автомобиль йөртүчеләр һәм узучылар флаглар белән росгвардиячеләрне сәламләделәр.

Росгвардиянең төбәк идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Александр Бурдо Украинадан кайтучыларга рәхмәтен җиткерде, аларның һөнәри осталыгына югары бәя бирде.

“Хәтта иң авыр минутларда да сезнең берегез дә югалып калмады. Сез тагын бер тапкыр безнең җиңүче ата-бабалар рухын сындырып булмаганлыгын исбатладыгыз. Ә үз кулы астында хезмәт итүчеләрне исән-имин туганнары һәм якыннарына алып кайтканнары өчен командирларга аерым рәхмәт”, – диде ул.

Радий Хәбиров та аларның өйләренә исән һәм сәламәт кайтуларына аерым басым ясады.

“Тулы состав белән безнең янда торуыгызга без нык шатбыз. Сез алдыгызда торган бурычны уңышлы башкардыгыз. Бүген балаларыгыз сезнең белән горурлана ала. Бар республика сезнең белән горурлана”, – дип, ул Росгвардия хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Ут эченнән кайткан ир-егетләрне озын булмаган ял көтә. Аннан алар янә эш урыннарына кайтачак.

Фото: https://www.bashinform

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: