

Язын, көзен, гомумән, күп очракта контейнер мәйданнарында тирес, яшелчә калдыклары, агач ботаклары, иске мебель очратырга мөмкин. Шуның өчен тагы да исегезгә төшерәбез, контейнерлар каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән, ә үсемлекләрне, иске мебельләрне ташлау каралмаган. Контейнер мәйданын тазарту өчен бер сәгатькә якын вакыт үтә һәм бу, үз чиратында, чүп түгү хезмәткәрләренең оператив эшен тоткарлый. Ә иң яхшысы - ботакларны, коелган яфракларны, чабылган, чүп үләннәрен һәм башка таркала торган органик чималларны компост әзерләү өчен куллану. Шулай ук контейнерга ярамаган көнкүреш калдыкларын түгү буенча төбәк операторы белән махсус килешү төзеп, озатырга мөмкин.
Әлеге вакытта Түбән Яркәйдәге каты көнкүреш калдыкларын түгү полигоны 9.00 -18.00 сәгатьләрдә ачык, яшелчә чүпләрен, агач ботакларын анда түгәргә мөмкин.
Шуны да билгеләргә кирәк, муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре бакча чүпләрен контейнер мәйданчыгы янына түгүчеләрне ачыклау буенча эш алып бара. Алар җаваплылыкка тарттыру өчен материалны административ комиссия әгъзаларына тапшыра. Моның өчен 2000-3000 сумга кадәр штраф каралган.
Хөрмәтле райондашлар! Үзебез яшәгән территорияне тртиптә тоту үзебездән тора. Шуның өчен каты көнкүреш калдыкларын түгүгә кагылышлы төп кагыйдәләрне төгәл үтәү мөһим. Һәркем яшәгән төбәкнең чиста булуын тәэмин итүгә үз өлешен кертсен иде.