Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
14 апрель 2023, 11:12

Юллар төзекләндерелә

Дүртөйле юл ремонттөзелеш идарәсенең Илеш районы участогы хезмәткәрләре районара юллар өслегендә барлыкка килгән чокырларны ямауга кереште.

Юллар төзекләндерелә
Юллар төзекләндерелә

Дүртөйле юл ремонттөзелеш идарәсенең Илеш районы участогы хезмәткәрләре районара юллар өслегендә барлыкка килгән чокырларны ямауга кереште. Салкын кыштан соң чокыр ямау юл һәлакәтләрен булдырмас өчен эшләнә. Юллар төзеклегенең хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итүен яхшы аңлый участок эшчеләре. Әлеге ремонтка участокның өч бригадасы, 9 берәмлек техника җәлеп ителгән. Алар Югары Яркәй - Бакалы, Югары Череккүл- КужбахтыТәҗәй, Груздевка - Дүртөйле юллары юнәлешләре буенча эшлиләр. Юл тигезләү процессында асфальт-бетонның салкын катнашмасы файдаланыла.

-Карлар тиз эреп бетүе быел юлларда чокырлар ремонтын иртә башларга мөмкинлек бирде. 20 март көнне эшкә тотындык. Инде 300 квадрат метрга кадәр чокырларны тигезләдек,- ди Дүртөйле юл ремонттөзелеш идарәсенең Илеш участогы начальнигы Рубин Галимов, эшләр барышы белән таныштырып. Кадер - Сеңрән авыллары (Югары ЯркәйБакалы юнәлеше) арасындагы юллардагы чокырларны ямауда мастер Зөлфәр Выйльданов, эшчеләр Раушан Ахунов, Салават Мамалимов, Илфир Фәтхетдинов, водительләр Рәмил Мәгъданов, Радик Мансуров, Рафаэль Гафурҗанов үз бурычларын җаваплылык тоеп, намус белән башкара.

 

Лира Гәрәева.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: