Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
31 август 2023, 15:30

Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге

Ветеринария хезмәткәрләре көне Русиянең ветеринария хезмәткәрләренең милли һөнәри бәйрәме, ул 2014 елдан башлап ел саен 31 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елда 774-р номерлы боерыгы буенча рәсми дәүләт статусын алды. Аңа ярашлы рәвештә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һөнәри бәйрәм билгеләү турында 188 номерлы боерык кабул итте.

Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге
Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге

Бүгенге көндә хәзерге җәмгыятьтә ветеринария белгеченең роле бәяләп бетергесез. Ветеринария табибы һөнәре көннән-көн ихтыяҗлырак һәм мөһимрәк була бара. Аның хезмәтен академик И.Павлов: «Медицина табибы кешене дәвалый, ә ветеринария табибы — кешелекне», - дип язган.

Район ветеринария хезмәтенең төп бурычы - эпизоотик иминлекне саклау, район территориясенә йогышлы һәм инвазион авыруларны кертмәү, терлекчелек продуктларының ветеринария ягыннан хәвефсезлеген тәэмин итү, халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан саклау.

Район ветеринария хезмәте тарихына күз салыйк. 1936 елда беренче ветеринария дәваханәсе төзелә. Медикаментлар, биопрепаратлар, дезинфекция средстволары белән тәэмин итү «Башзооветснаб» аша башкарыла. Диагностик тикшеренүләр Бакалы ветлабораториясендә үткәрелә. 40-нчы елларда бары тик атлы транспорт кына булган, 50-нче елларда “ГАЗ-51” автомашинасы бирелгән. Шулай ук беренче тапкыр районда ветеринария дәваханәсе каршында ветеринария хезмәткәрләрен әзерләү буенча өч айлык курслар эшләгән.

1958-1959 елларда 5 ветеринария участогы һәм 5 ветеринария пункты оештырыла. 70 нче елларда терлекләрнең баш саны арту сәбәпле, өстәмә рәвештә 3 тармак участогы һәм ветпункт ачыла.

1972 елда хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтү эшендә ирешкән уңышлары өчен районның ветеринария хезмәте республикада 1 урынны ала һәм күчмә Кызыл Байрак һәм “ГАЗ-69” автомашинасы белән бүләкләнә. 1977 елда ветеринария станциясенең һәм лабораториясенең яңа биналары төзелә.

Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте составына ветеринария станциясе, ветеринария лабораториясе, диагностика, ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге, 5 ветеринария участогы, 4 ветеринария дәваханәсе керә. Район ветеринария хезмәте  22 авыл советы авыл биләмәсенә, 87 торак пунктка, 12 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгына һәм дүрт меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.

Коллективны 45 кеше, шул исәптән 33 ветеринария белгече тәшкил итә. Районның ветеринария хезмәте 12 берәмлек техника белән җиһазландырылган, шул исәптән 2 берәмлек дезинфекцияләү өчен махсус машина бар.

Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре ветеринарлары белән берлектә җайга салынган эше нәтиҗәсендә, район терлекләрнең  кискен йогышлы һәм хроник инфекцияләр буенча имин булып кала.

Эпизоотиягә каршы чаралар үткәргәндә тулы колач алуга ирешү өчен учет кирәк. Шул максатта районда барлык хайваннарны идентификацияләү үткәрелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тире асты чиплары кертелә, аларны махсус сканерлар белән карарга мөмкин, ә шәхси йортларда биркалар тагыла.

Шулай ук елдан-ел ветеринария хезмәтенең матди-техник базасы яхшыра, яңа җиһазлар, лаборатория приборлары сатып алына, автопарк яңартыла, төзекләндерү, җылыту системаларын алыштыру буенча эшләр башкарыла, лаборатория биналарының фасады төзекләндерелә.

Хезмәткәрләребез югары профессионализм белән аерылып тора, алар теләсә нинди шартларда кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә тугры кала.

Хөрмәтле коллегалар, дәүләт, производство ветеринария хезмәте ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан  тәбрик итәм. Фидакарь хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәеф телим.

Азамат Рахманов,

«Илеш ветеринария станциясе» ДБУ начальнигы.

Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге
Сәламәт терлек- кешелек сәламәтлеге
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: