Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
1 сентябрь 2023, 09:00

Хәерле сәгатьтә!

Белем көне – уку елы башлану тантанасы, ә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен беренче кыңгырау бәйрәме ул. 

Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!

Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү өчен республикада, шул исәптән район мәктәпләрендә бик күп эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла. 2023-2024 уку елына мәгариф учреждениеләре яхшы әзерлек белән килә. Барлык  мәктәпләрдә дә ремонт эшләре башкарылып, алар укучыларны ишекләрен киң ачып, каршы ала.  Агымдагы уку елында район буенча барлыгы 3600 бала урта, төп, башлангыч мәктәпләр бусагасын атлап керә, шул исәптән 301 малай һәм кыз белем иленә тәүге тапкыр аяк баса.

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: