Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
14 июль , 14:00

Нәтиҗәле үсеш ала

Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк гәзит-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара.

Нәтиҗәле үсеш ала
Нәтиҗәле үсеш ала

«Русия Почтасы» АҖнең БР федераль почта элемтәсе идарәсе Дүртөйле почтамты дүрт– Илеш, Дүртөйле,Чакмагыш һәм Бакалы районына хезмәт күрсәтә. Биредә барлыгы 87 почта элемтәсе бүлекчәсе исәпләнә, 350 авыл хезмәтләндерелә. Илеш районында 21 бүлекчә һәм пенсия тарату участогы эшли. Вакытлы матбугат басмаларын тарату район эчендә өч маршрут буенча тормышка ашырылса, пенсия бер маршрут буенча алып барыла.

Эш көне иртәнге сәгатьтә башлана, әмма сортлаучылар һәм дежур почтальоннар эшкә иртәрәк килә. Бу вакытка инде яңа корреспонденция кайта, алар үз адресатын вакытында тапсын өчен төрләргә аеру мөһим. Көн саен биредә биш меңгә якын гади һәм заказлы корреспонденция, бандерольләр һәм посылкалар эшкәртелә.

Районда 4040 пенсионер Русия почтасы аша пенсия ала. Әйтергә кирәк, хат ташучылар почта һәм пенсия таратып кына калмый, бер уңайдан абунәчеләрнең хәлен белә, аларны тышкы дөнья белән бәйләүче булып тора. Авылларда ялгыз гомер итүче әби-бабайларыбыз бихисап. Кайчак үзләренә атна буена беркем дә кереп чыкмаска мөмкин. Ә алар гәзит-журналга язылса, почта хезмәткәре, ирексездән, өлешчә социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкара: хәләхвәлен, исәнлеген белешә. Почтальоннарыбыз ике көн саен, ягъни атнага өч көн почта тарата. Пенсия таратучылар, почтальоннар өйдән-өйгә йөреп, халыкка матбугат кына түгел, башка кирәк-ярак товарлар да тәкъдим итә. Алар күпчелектә сыйфатлы һәм ышанычлы. Шулай ук электр энергиясе, газ, су һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәбез. Кешеләр кирәкле сумманы почтальонга тапшыра, ә алар аны тиешле урынга түләп, квитанциясен кайтарып бирә.

Матбугатка Интернет аша җайлы гына язылып булса да, өлкәннәр өчен бу читенрәк, һәм алар элеккечә почтага килеп, я почтальон ярдәме белән язылуны хуп күрә. Телевидение, интернет абунәчеләребез игътибарын, аеруча яшьләрнекен, үзенә алуга карамастан, урта һәм өлкән буын укучыларыбыз, әлбәттә, электән килгән гадәт буенча, кәгазь гәзит-журналларга өстенлек бирә. Әйткәндәй, Илеш районы республика күләмендә һәр кеше исәбенә языла торган басмалар саны буенча лидер булып тора. Шул рәвешле, Дүртөйле почтамты матбугат басмаларына язылу буенча республика рейтингында өченче урында килә, бу-коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Бөтен җәмгыятьтәге кебек, санлы технологияләр почта өлкәсенә дә үтеп керде, аның уңай яклары күп. Әйтик, Русия почтасының “Кайнар линиясе” эшли, анда тәүлек әйләнәсенә шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларны бирергә мөмкин.

Почта хезмәтләре базарының тиз үсешен һәм кулланучылар көтүен исәпкә алып, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча бурычлар кысаларында «Русия Почтасы» җәмгыяте тарафыннан клиентларның лояльлеген һәм канәгатьлеген бәяләүнең яңа системасы кертелде. Клиентларга хезмәт күрсәтү процессларын камилләштерү максатында РПОны (теркәлеп җибәрелә торган әйберләр) оператор кабул итү өчен Бердәм автоматлаштырылган система интерфейсы модернизацияләнде-белешмәләрне минималь күләмдә җибәрү турында мәгълүматлар кертү өчен бердәм тәрәзә эшли. Әлеге хезмәт ярдәмендә посылка, бандерольләр, заказлы хатлар кабул иткәндә клиентка хезмәт күрсәтү вакыты кими.

Электрон култамгадан файдаланып, почта идентификаторын тапшыруның яңа технологиясе кертелде. Шулай ук Русия почтасы тарафыннан посылка җибәрү уңайлаштырылды, ул pochta.ru сайтында теркәлгән клиентларга хезмәт күрсәтү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Элемтә бүлекчәләрендә өстәмә хезмәт күрсәтелә – белдерү кәгазе тапшыру турында электрон хәбәрнамә. Белдерү кәгазе адресатка тапшырылгач, электрон почтага хәбәр җибәрелә.

Республика шәһәрләре һәм авыллары халкы QR-кодлар ярдәмендә почта бүлекчәләрендә заказ хатларын һәм посылкаларны өч тапкыр тизрәк ала һәм җибәрә ала. Хәзер тапшыру 30 секундтан да артык вакытны алмаячак. Элек почта хезмәткәрләренең заказ хатларын һәм посылкаларын рәсмиләштерү өчен клиентны идентификацияләү һәм системадагы барлык җибәрүләрне кулдан эзләү уртача 2 минут вакыт үтә иде. Хәзер операторга Русия Почтасының мобиль кушымтасыннан телефон экраныннан QR-кодны күрсәтү дә җитә. Аны сканерлагач, бүлек хезмәткәре клиент көткән барлык җибәрүләрне шунда ук күрәчәк. QR-код һәр 10 минут саен яңартыла бу мәгълүматның ачыклыгын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Ул шифрланган һәм мәгълүматны санлы саклау таләпләренә туры килә.

Заказлы хатларны, 1нче класслы бандерольләрне алдан шалтырату буенча клиентка уңайлы вакытта китереп бирү дә уңайлы хезмәтләрнең берсе. Шулай ук акча средстволарын теләсә кайсы банкның картасына күчерү буенча хезмәт бар. Моны үзеңнең банк картаң булмый торып та башкарырга мөмкин. Бу аеруча банкоматлар булмаган авыл җирендә яшәүчеләр өчен бик уңайлы. Физик шәхесләрне страховкалауның да барлык төр хезмәтләре бар, ОСАГО полисы - иң киң таралганы. Җиде страховкалау компаниясе белән эшлибез, клиент компанияне үзе сайлый ала.

Русия почтасы киләчәктә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Бердәм Русия» партиясенең XX съезды нәтиҗәләре буенча авыл бүлекчәләрен модернизацияләячәк. Аларда ремонт кына түгел, ә кече һәм ерак торак пунктлар өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә барлыкка киләчәк. Монда, мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга яки торгызырга, температураны, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен үзаллы үлчәргә мөмкин булачак. Якынрак күпфункцияле үзәктән ерак урнашкан ике почта бүлекчәсендә дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша электрон дәүләт хезмәтләрен алырга, кирәкле документларны бастырып чыгарырга һәм сканерларга мөмкин булачак.

Коллективның барлык әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, гаилә иминлеге, куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар телим.

Айбулат Мөдәрисов, «Русия Почтасы» җәмгыятенең Башкортстан республикасы федераль почта элемтәсе идарәсе дүртөйле почтамты начальнигы.

Нәтиҗәле үсеш ала
Нәтиҗәле үсеш ала
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: