Ул 21-27 августта Башкортстан Республикасында беренче тапкыр Русия Федерациясе Оборона министрлыгының "Армия. Мәдәният. Бердәмлек" девизы астында үтә. Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елында, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында уза торган чараның буыннар арасындагы элемтәне һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне ныгытуга юнәлдерелүе символик мәгънәгә ия.
Дәүләт флагы көненә багышланган чара «Русия байрагы астында: бергә триколор өчен» девизы астында узды һәм бик күп катнашучыларны җыйды. Митингны ачуда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, махсус хәрби операциясендә катнашучы яугир Рәзиф Бикаев катнашып, изге теләкләрен җиткерде. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре патриотик җырлар башкарды.
Чара кысаларында китап басмалары күргәзмәсе оештырылды, катнашучылар кызыклы әдәбият белән таныша алды. Барлык теләүчеләр өчен патриотик тематикага викторина үткәрелде, ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук символикалы значоклар ясау буенча мастер-класс узды, анда балалар һәм өлкәннәр үзләренең иҗади якларын күрсәтте.
Гүзәл Фәтхуллина.