Маяк
-3 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Актуаль
28 август 2025, 11:33

Армия мәдәнияте көннәрендә

Армия мәдәниятенең дүртенче көнендә Югары Яркәйдәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Геройлар белән диалог: тәҗрибә һәм батырлык» тематик очрашу узды. Әлеге патриотик чарада махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов һәм волонтер Ришат Гәрәев катнашты.

Армия мәдәнияте көннәрендә
Армия мәдәнияте көннәрендә

Рубен Флорид улы Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән үз теләге белән Ватан сагына басты. Аның оптимизмына көнләшергә генә мөмкин. Сугыш көннәренең барлык куркынычларын чын геройлар гына шулай җиңел һәм елмаеп сөйли ала. Бернигә дә карамастан, төшенкелеккә бирелми үз
патриотик планыңны тормышка ашыруны дәвам итү - менә якташыбызның кредосы.

Күп авырлыклар кичергән, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, әмма тормыш сөючәнлеген югалтмыйча, төшенкелеккә бирелмәгән, сынауларга бирешмәгән.
Батыр солдат тормышны, гаиләсен, Ватанын, туган җирен чын-чынлап ярата, рухының көче, чын патриотизмы белән күпләр өчен үрнәк булып тора.

Ришат Гәрәев - үз иленең чын патриоты, ул безнең сугышчыларга ярдәм итә. Битараф булмаган авылдашлар төркемен оештырып, башта махсус хәрби
операциядә булган дустына җылылык визоры алу өчен акча җыя. Шуннан аныңалга таба безнең көрәшчеләргә бер генә көнгә дә туктамый торган волонтерлык
ярдәме башлана.

Очрашу барышында чара кунакларына төрле сораулар бирелеп, җаваплар алынды. 15 августта тууына 126 ел тулган генерал-майор М.М. Шайморатовка багышланган экспозициягә дә аерым игътибар бирелде. Шулай ук аның Бөек Ватан сугышы вакытында Төркия һәм Кытай Республикасы атташесыннан генерал
майорга кадәр булган легендар сугышчан юлы барланды. Очрашу җанлы әңгәмәдә узды, анда катнашучыларның һәркайсы чара кунакларыннан үзе өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр алды.

Автор: Айгуль Шабутдинова
Читайте нас