Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район ит-сөт юнәлешендәге терлекләр үрчетүдә махсуслашкан. Терлекләр дөньясын саклап калу өчен “Илеш ветеринария станциясе” дәүләт бюджет учреждениесе коллективы армый-талмый, уяу һәм бик җаваплы хезмәт куя.
Ветеринария станциясе терлекләр сәламәтлеге сагында тора, район хуҗалыкларына практик ветеринария ярдәмен координацияләүнең һәм күрсәтүнең төп
үзәге булып тора. Аның эшчәнлеге йогышлы авыруларны профилактикалау чараларын оештыручы, ведомство буйсынуындагы бүлекләрнең хисапларын гомумиләштерүче һәм анализлаучы, диагноз кую өчен урыннарга чыгучы һәм авыруларны бетерү буенча чаралар әзерләүче эпизоотик отряд кебек бүлекчәләрдән тора. Йогышлы һәм инвазион авыруларны булдырмау буенча төп чаралар Исанбай, Бишкурай ветеринария дәваханәләре, Рсай, Череккүл
участок ветеринария дәваханәләре, Карабаш, Йонны, Базытамак, Иске Күктау ветеринария участоклары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ветеринария хезмәткәрләре көне Русиянең ветеринария хезмәткәрләренең милли һөнәри бәйрәме, ул 2014 елдан башлап ел саен 31 августта билгеләп үтелә.
Район ветеринария хезмәте тарихына күз салыйк. 1936 елда беренче ветеринария дәваханәсе төзелә. Медикаментлар, биопрепаратлар, дезинфекция средстволары белән тәэмин итү «Башзооветснаб» аша башкарыла. Диагностик тикшеренүләр Бакалы ветлабораториясендә үткәрелә. 40-нчы елларда бары тик атлы транспорт кына булган, 50-нче елларда “ГАЗ-51” автомашинасы бирелгән. Шулай ук беренче тапкыр районда ветеринария дәваханәсе каршында
ветеринария хезмәткәрләрен әзерләү буенча өч айлык курслар эшләгән.
1958-1959 елларда 5 ветеринария участогы һәм 5 ветеринария пункты оештырыла. 70 нче елларда терлекләрнең баш саны арту сәбәпле, өстәмә рәвештә 3
тармак участогы һәм ветпункт ачыла. 1972 елда хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтү эшендә ирешкән уңышлары өчен районның ветеринария хезмәте республикада 1 урынны ала һәм күчмә Кызыл Байрак һәм “ГАЗ-69” автомашинасы белән бүләкләнә. 1977 елда ветеринария станциясенең һәм лабораториясенең яңа биналары төзелә.
Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте составына ветеринария станциясе, ветеринария лабораториясе, диагностика, ветеринария-санитария экспертизасы
бүлеге, 5 ветеринария участогы, 4 ветеринария дәваханәсе керә. Район ветеринария хезмәте 22 авыл советы авыл биләмәсенә, 87 торак пунктка, 12 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгына һәм дүрт меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
Коллективны 45 кеше, шул исәптән 33 ветеринария белгече тәшкил итә. Районның ветеринария хезмәте 12 берәмлек техника белән җиһазландырылган, шул исәптән 2 берәмлек дезинфекцияләү өчен махсус машина бар.
Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре ветеринарлары белән берлектә җайга салынган эше нәтиҗәсендә, район терлекләрнең кискен йогышлы һәм хроник инфекцияләр буенча имин булып кала.
Эпизоотиягә каршы чаралар үткәргәндә тулы колач алуга ирешү өчен учет кирәк. Шул максатта районда барлык хайваннарны идентификацияләү үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тире асты чиплары кертелә, аларны махсуссканерлар белән карарга мөмкин, ә шәхси йортларда биркалар тагыла.
Шулай ук елдан-ел ветеринария хезмәтенең матди-техник базасы яхшыра, яңа җиһазлар, лаборатория приборлары сатып алына, автопарк яңартыла, төзекләндерү, җылыту системаларын алыштыру буенча эшләр башкарыла, лаборатория биналарының фасады төзекләндерелә.
Хезмәткәрләребез югары профессионализм белән аерылып тора, алар теләсә нинди шартларда кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә
тугры кала.
Ничек ветеринар булырга соң? Ветеринарлыкка Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт аграр университетында, И.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә, Скрябин ис. дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр академиясендә, Балашихадагы Русия дәүләт аграр университетында, Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетында һ.б. укырга була. Укулар 5 ел дәвам итә. Аны тәмамлагач, студент «Гомум профильле ветеринар» белгечлеге
буенча диплом ала. Мондый белгеч хайваннарны дәвалау турында барысында белә, операция ясый, прививка ясый, салкын тиюне дәвалый ала.
Хөрмәтле коллегалар, дәүләт һәм производство ветеринария хезмәтләре ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Район ветеринария
хезмәтенең барлык хезмәткәрләренә тотрыклы, уңышлы, нәтиҗәле эш, бәхет һәм иминлек, өйдә уңайлыклар, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф һәм иң яхшы
уңышлар телим.
Илсөяр Әюпова, «Илеш ветеринария станциясе» ДБУ начальнигы.