Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2019, 15:05

Хатыны элекке иренә бөерен бүләк иткән

Берникадәр никахта яшәп, балалар үстереп, аннары аерылышкан парларның күбесе арытаба аралашмый.

Берникадәр никахта яшәп, балалар үстереп, аннары аерылышкан парларның күбесе арытаба аралашмый. Алай гына да түгел, балаларын, уртак мал-мөлкәтне бүлешә алмый ызгышып, судлашып бетәләр. Ә менә Англиянең Бромли шәһәрендә яшәүче Келли Хоуп исемле ханым элекке ире Дэн Пайеттка донор булып, бөерен дә биргән. Киң күңелле ханым, әйе бит?

Табиблар моннан 10 ел элек 44 яшьлек Дэнда Берже чире табалар. 2017 елда иркәйнең хәле бөтенләй начарлана. Пациентка тиз арада операция ясап, икенче бөер күчереп куярга кирәклеге ачыклана. Донор бөерен бер ел көтәләр. Ләкин нәтиҗәсез...

Шуннан соң Дэнның элекке хатыны Келли ярдәм кулы сузарга була – үзенең бер бөерен тәкъдим итә. “Әйе, без аерылыштык, ләкин мин балаларыбызның әтисез калуын теләмим”, - дигән 43 яшьлек ханым.

Анализ нәтиҗәләрен карагач, табиблар ир белән хатынның каны туры килмәве турында әйтәләр. Ләкин авыру ирнең хәле критик булуын исәпкә алып, бу пар тәвәккәлләп, катлаулы операциягә ризалык бирә. 2018 елның августында Дэнга Келлиның бөерен күчереп утырталар.

Бәхеткә каршы, операция уңышлы үтә. Биш көннән ирне дәваханәдән чыгаралар. Иң гаҗәбе – бу хәл элекке гаилә әгъзаларын үзара нык якынайткан.
Читайте нас: