Шайтан, хәләл җефете кыяфәтенә кереп, хатыны янына килеп йөргән...
Нәнәебез сөйләве буенча, сугыш чорында булган хәл бу. Ул чакта 18-19 яше дә тулмаган кызлар җыелышып, торф чыгарырга йөргән. Шулар арасында, авылыбыздагы берничә иптәш кызы белән, нәнәй дә булган. Көнне төнгә ялгап эшләүгә карамастан, күңелле дә, көлкеле дә, хәтта коточкыч та хәлләрне бик еш искә ала иде ул. Менә шундыйларның берсе хәтердә аеруча уелып калган.
“Әле мәхәббәтнең ни икәнен татымаган яисә ялкынлы хисләрдән янып йөрүче кызлар Фәрдиянең ире турында кич утырып сөйләгән хатирәләрен тыңларга бик күпләп җыелалар иде. Хатирәләрен диюем, әле сугышта бит ул, туган җирен, илен саклый. Ялкынлы мәхәббәтләре, күркәм туйлары, ничек тормыш көтә башлаганнары турында бик тәмләп сөйли иде ул. Аннары фронттан килгән хатларның берничә, кыска гына өзекләре белән дә бүлешә иде, кулдан-кулга йөртеп укый идек. Менә шулай ямьле кич утырганда Фәрдиянең мәхәббәтенә сокланып, мин дә шундый иптәш табып, гаилә корсам иде, дип бик күпләр хыялланганда коточкыч, башка сыймаслык хәлләр булды да инде...
Беркөнне Фәрдия: “Кызлар, минем бит ирем кайтып китте, берничә сәгать кенә күрдем үзен. Кичен кайтып, иртәнгә юлга чыкты инде ул”, – диде. Менә шунда йоклап калганыбызга күпләрнең ачуы килде. Бер күз белән булса да күрә алмадык бит үзен...
Тик икенче кичтән Фәрдия кич утырмас, ире турында сөйләмәс булды. Бөтенләй үз эченә йомыла башлады. Баштарак без аны, уйланып йөридер, үз мәшәкатьләре бардыр, дип уйладык. Сөйләндерергә дә тырышкаладык. Ләкин юкка гына иде. Атна үткән саен ул үз эченә ныграк йомыла, бөтенләй кешегә сүз дәшми, ашамый башлады. Чия кебек кызарып-тулышып, чатнап торган матур хатынның төс-кыяфәте дә үзгәрде. Ничектер каты ябыкты, саргайды ул. Күзләре эчкә батып, төссезләнеп калды. Аларда ниндидер коточкыч курку бар иде. Ә беркөнне Фәрдия хәтта торып эшкә дә йөри алмас булды.
Табибка күренергә кыстасак та, ул безне тыңламады, ризалашмады. Ничәмә тапкыр аны сөйләндерергә тырышуның да, ашарга ташуның да файдасы булмады. Фәрдия уйлары белән безнең янда түгел иде. Без ни уйларга да, эшләргә дә белмәдек. Сулып баручы хатынны аякка бастыру өмете табибта гына иде. Без аны үзебез чакыртырга булдык.
Беренче килүдә үк шаккатырды безне табиб. “Иптәш кызыгыз сәламәтлеге ягыннан тап-таза. Монда эш башка нәрсәдә. Аның белән күбрәк сөйләшергә, сөйләндерергә кирәк. Мин дә килермен”, – диде ул.
Хәзер инде Фәрдия безнең белән аралашмаса да, кемнең нинди яңалыгы бар, аңа сөйли башладык. Табиб та килеп сөйләшеп, аралашып утырды. Кичен дә берүзен калдырмаска тырыштык. Эш сәламәтлектә булмагач, күңел барыбер нидер сизенә, нәрсәдәндер курка иде. Юкка гына булмаган икән шул...
Бер-ике атна үтүгә Фәрдия табиб белән бераз аралаша башлады. Психологик яктан авыргандыр, я булмаса, борчу-мәшәкатьләре күп булып, кайгыргандыр дип күпләребез уйлап йөрсә дә, чынбарлыкка без әзер булмаганбыз икән. Беркөнне Фәрдиянең теле ачылды...
– Ирем кайтып китте дип сөйләгән идем сезгә. Мин беренче көнне аны чыннан да шулай дип уйладым, – дип үксеп, сөйли башлады ул. – Тик икенче көнне дә төнлә килгәч, башта шикләндем, аннары бөтенләй сөйләшәлмәс булдым. Шулхәтле юксынуданмы, сагынуданмы, беренче көнне мин бит аның арты белән борылмавына да, башка нәрсәләргә дә игътибар бирмәгәнмен икән. Алдан кыяфәте хас иремнеке кебек булса да, арттан аның эчәкләре чыгып тора, аркасына тотынганда кул бата...
– Ник шундук безгә әйтмәдең? – дидек.
– Ул да минем аңлавымны белде. “Кешегә сөйләнсәң, үтерәм”, диде. Сез йоклап китүгә көн дә килде, ә таңнан юкка чыга башлады...
“Эченә йомылып саташкан бу Фәрдия, чистый башы эшләми башлаган”, – диючеләр дә булды. Тик җен-пәри, шайтан турында беренчегә генә ишеткән хәл түгел иде бу. Аннары, дөресме-түгелме, Фәрдияне мондый хәләттә калдырырга ярамаганны аңлый идек. Ничек тә иптәш кызыбызны шайтан тозагыннан коткару юлын эзли башладык. Төнлә алмашлап йокламадык, күбрәк аның белән сөйләшеп, аны сөйләндереп тордык. Кемдер “Өйдә мылтыктан атсаң, тавыштан курка, шайтан килми”, дигәч, мылтык табып, монысын да эшләдек. Табибның да шайтан турында беренчегә ишетүе булмагандыр. Ул бөтенләй: “Ыштанны салып, караватның баш-башына суккалап чыгарга кирәк”, – диде. Кем нинди киңәш белде, кулдан килгәнен барысын да башкардык.
Чыннан да, Фәрдия ашый, без сөйләгән хәлләрдән көлештерә дә башлады. Иптәш кызыбыз акрынлап кына савыкты.
Без дә, шайтан ияләшмәсен, дип, белгән догаларыбызны укып, аякларыбызны бисмиллалап сыйпап ята идек. Кемдер сүгенеп ташларга да күп сорап тормый башлады, имеш, бу да шайтан килмәскә әйбәт була, дип сөйләде нәнәебез.
Моның дөресме, ялганмы икәненә бүген төгәл генә җавап та биреп булмый. Тик шайтан белән бәйле хәлләрне сезнең дә беренчегә ишетүегез түгелдер. Булмас димә, дөнья бу...