Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 август 2019, 17:00

Карынында 20 ел теш щеткасы йөрткән

Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә 51 яшьлек ир эче авыртуына зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән.

Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә 51 яшьлек ир эче авыртуына зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Компьютер томографиясе аның үт ермагында ниндидер предмет төсмерләгән. Табиблар эндоскоп ярдәмендә аны алган.

Предмет теш щеткасы булып чыккан. Еллар буе ирнең карынында ятып аның чистарткыч җепселләреннән берни калмаган. Щетка озынлыгы 15 см булган. Пациент 20 ел элек төрмәгә эләгүен сөйләгән. Анда ул теш щеткасы ярдәмендә үзен үзе үтерергә тырышкан, ләкин уңышсыз. Ир исән кала һәм төрмә срогын тутырып, карынындагы теш щеткасы белән иреккә чыга.
Читайте нас: