Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 август 2019, 18:00

Водитель начальнигын басу уртасында төшереп калдырган

Соңгы көннәрдә интернет киңлекләрендә Хакасия башлыгы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Константин Харисовның эш урынына попуткада килергә мәҗбүр булуы турындагы хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. киңәш итеп, шефын басу уртасында төшереп калдырган.

Соңгы көннәрдә интернет киңлекләрендә Хакасия башлыгы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Константин Харисовның эш урынына попуткада килергә мәҗбүр булуы турындагы хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Эш шунда – чиновникның водителе шефын Абаканнан 300 чакрым ераклыкта басу уртасында машинадан төшереп калдырган. Ни өчен, дисезме? Нервысы түзмәгән.

Бу хәл Константин Харисов эш буенча Орджоникидзе районына килгәч булган. Төшке аш вакытында чиновникның водителе шефы утырган өстәл артына килеп утырган. Вице-губернаторга бу хәл ошамаган һәм ул ачуланып, шоферына икенче өстәлгә күчеп утырырга кушкан.

Чиновникның ачуы төшке аштан соң машинага утыргач та бетмәгән. Ул һаман водителен тиргәвен белгән. Нәтиҗәдә, водительнең нервысы чыдамаган һәм ул, попутка тотарга киңәш итеп, шефын басу уртасында төшереп калдырган.
Читайте нас: