Авария Р-193 трассасының 139нчы километрында иртәнге 5.45 сәгатьтә була. Мордовия районының Шульгино авылы янында Citroen Jumper микроавтобусы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган Fiat Ducato микроавтобусы белән бәрелешә. Биш кеше урында ук үлгән, тагын сигез кеше имгәнгән.