Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 август 2019, 13:55

Ташкент аэропортында бер ир-атның ашказанында алтын табылган

Ташкент аэропортында бер ир-атны тоткарлаганнар. Ул ашказанына "салып" дүрт йөз граммнан артык алтын алып китмәкче булган. Кыйммәтле әйберләрнең бәясе чама белән 17 мең доллар тора.

Үзбәкстан гражданины Ташкенттан Һиндстанның Дели шәһәренә очарга җыена. Ул "яшел коридор" аша чыкмакчы була. Тик таможня хезмәткәрләре бу ир-атны өстәмә тикшерүгә чакыра. Заманча сканер җиһазлары ярдәмендә тикшергәндә, ир-атның ашказанында алтын кисәкләре булуы ачыклана. Шулай итеп бу ир-ат алтынны ашказанына "салып", законсыз рәвештә чик аша алып чыкмакчы була.
Үзбәкстан Республикасының Дәүләт таможня комитеты сайтында хәбәр ителгәнчә, кыйммәтле металларның гомуми авырлыгы 434 грамм чамасы була. Хәзерге вакытта таможня тикшерүләре бара.
Үзбәкстан территориясендә товарларны чик аша кертү һәм чыгару нормалары буенча, физик затларга, акциз салымы түләмичә генә, биш данә кыйммәтле әйберләр алып барырга рөхсәт ителә. Аларның гомуми массасы 30 граммнан артмаска тиеш.
Чыганак: интертат.
Фото: ачык чыганак.
Читайте нас: