Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 август 2019, 19:00

Социаль челтәрләр кавыштыра да, сугыштыра да...

Социаль челтәрләр, әлбәттә, аралашу өчен бик уңайлы.

Социаль челтәрләр, әлбәттә, аралашу өчен бик уңайлы. Аның ярдәмендә ерак араларны якынайтып, туганнар, дуслар белән дә аралашабыз, эш буенча да файдасын күрәбез. Ләкин әлеге хәбәрне укыгач, социаль челтәрләр бәйлелеккә китереп, аянычлы хәлләр тудыруын күрәсең.

Британиянең Орлем шәһәрендә яшәүче Женна Годдард исемле кызны сөйгәне - 32 яшьлек Ричард - Фейсбуктагы (Facebook) дусларын җуйдырган өчен 2 сәгать буена штанга тәлинкәсе белән кыйнаган. Кызның сүзләренә караганда, исемлектәге кешеләрне яшерә икән, димәк, юкка гына түгел, сере бардыр дип уйлаган егет. Күрәсең, кызын ул бик көнләгән.

Женна егете кулыннан ычкынып, чак чыгып йөгергән һәм күршеләренә кереп, полициягә хәбәр иткән.

Сөйгәненең болай ташлануы беренче тапкыр гына түгел икән. Ике ай элек WhatsApp кушымтасыннан килгән фото өчен дә кызга “эләктергән” булган.

Ричардны 2 ел да 9 айга төрмәгә япканнар. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, әлбәттә. Социаль челтәрләр белән артык мавыгып, реаль тормыштан читләшмәсәк иде.
Читайте нас: